Иҗади балалар үсә
Яңалыклар

Иҗади балалар үсә

Казанда “Сөйкемле Шүрәле” – “Обаятельный Шурале” Бөтенроссия иҗат эшләре конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы узды.

Конкурс шагыйрь Габдулла Тукайның иҗади мирасы белән танышу, балаларның иҗади мөмкинлекләрен ачыклау максатыннан үткәрелә. Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең рәсем бүлеге укучысы Диана Сабитова конкурста – III дәрәжә лауреат (укытучысы – Эльмира Галиева), Мәдинә Абдуллина I дәрәжә лауреат (укытучысы – Рәмзия Батырова) булдылар.

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев