Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җиңү көне белән!

9 Май – Җиңү көне. Район башлыгы Рамил Муллин бәйрәм уңаеннан котлауларын җиткерде. 

Анда мондый юллар бар: “1945 елның җиңүле языннан соң күпме еллар үтсә дә, безнең өчен Җиңү көненнән дә яктырак, изгерәк бәйрәм юк. Без каһарман сугышчыларыбызга, завод-фабрикаларда, колхоз кырларында фидакарьләрчә хезмәт куйган тыл хезмәтчәннәренә тирән хөрмәтебезне, чиксез рәхмәт хисләребезне җиткерәбез. Тынычлыгыбыз хакына кылган батырлыгыгыз, сугыштан соң районны торгызуда күрсәткән намуслы хезмәтегез алдында баш иябез. 
Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы, тыл һәм хезмәт ветераннары, сугыш чоры балалары, мөслимлеләр! Барыгызны да Бөек Җинү көне белән ихлас котлыйм, ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхетле тормыш телим. Күкләребез һәрчак аяз булсын!”

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев