Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гриппка каршы вакцинаны ясату кемнәргә кирәк?

Көзнең явымлы, салкынча көннәре башлану белән тын юллары авырулары, төчкерүче-йөткерүчеләр саны арта, грипп баш калкыта. Ә йогышлы авырулар төрле катлаулануларга, күңелсез хәлләргә китерергә мөмкин. Шуңа күрә дә соңгы елларда гриппка каршы вакцинация үткәрүгә зур игътибар бирелә.

Прививка ясату бигрәк тә кемнәргә кирәк соң? Әлеге категориягә

- хроник авырулар белән исәптә торучылар;

- мәгариф, сәламәтлек саклау, халыкка хезмәт күрсәтүче оешмаларда, күп кешелек коллективларда, транспорт өлкәсендә эшләүчеләр;

- өлкән яшьтәге кешеләр;

- 6 айданзуррак балалар, укучылар, студентлар;

- авырлы хатын-кызлар ( 1 приместрда булмаганнар);

- хәрби хезмәткә чакырылучылар;

- башка төр авырулар керә.

Грипп - балаларны да, олыларны да аямый торган йогышлы авыру. Аннан саклануның иң ышанычлы юлы - гриппка каршы вакцина ясату. Аны ясату алдыннан бернинди әзерлек кирәкми, бары тик вакцинация ясатканга кадәр кешенең ике атна кала салкын тиеп авырмаган булуы шарт. Табиблар шуны искәртә: тавык агына кискен аллергия булган кешеләргә вакцина ясалмый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: грипп вакцинация против гриппа