Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гөмбә запеканкасы

Гөмбәне күпләр ярата. Тозлап та, маринадлап та ашыйлар. Пиццага да салалар, жульеннар, салатлар да ясыйлар. Гөмбәдән бик тәмле запеканка да әзерләргә була. Яңа Усы авылыннан Розалия Леонтьева рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиентлар: 10-12 данә кечкенә түгәрәк лаваш, 300 грамм шампиньон, 150 грамм пешкән тавык ите, 3-4 уртача зурлыктагы бәрәңге, 3 суган, 2 йомырка, 5 аш кашыгы сөт өсте, 2 аш кашыгы көнбагыш мае, 50 грамм каты сыр, петрушка һәм укроп, тәменчә тоз, кара борыч.
Әзерләү тәртибе.Бәрәңгене пешереп суытабыз, кабыгын чистартабыз һәм шакмаклап турыйбыз. Суган һәм пешкән тавык итен ваклап турыйбыз. Гөмбәне кисәкләп турыйсы. Көнбагыш маенда суганны үтә күренмәле булганчы кыздырып алабыз. Өстенә гөмбә салабыз һәм 7-10 минут тагын кыздырабыз. Тавык ите һәм бәрәңге өстибез, тоз һәм борыч сибәбез. Уртача утта 7-10 минут чамасы пешерәбез. Вакланган укроп, петрушка өстибез дә уттан алабыз. Аерым савытта йомырка белән каймакны кушып туглыйбыз. Каймак куе булса, сөт өстәргә була. Тозлыйбыз, борыч сибәбез. Такта өстендә эре кыргычтан сыр чыгарабыз. Артык зур булмаган махсус пешерү формаларына лавашны җайлап җәябез дә эчлекне тутырабыз, өстенә сыр сибәбез. Аннары өстенә каймаклы-йомыркалы соус агызабыз. 200 градуска кадәр җылытылган духовкада ярты сәгать чамасы пешерәбез. Әзер запеканка өстенә петрушка сибәбез.
Тәмле булсын!
Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев