Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Файдасы тими калмас

Кардиологлар су эчәргә киңәш итә. Төнгә каршы эчелгән бер стакан су инсульт һәм йөрәк өянәге куркынычын күпкә киметә.

*Әле яңа гына башланган ангинаны бер тәүлек эчендә дәвалап була. Моның өчен бер стакан балны ярты стакан мүк җиләге суы белән катнаштырып, кайнап чыкканчы сүрән утта тотарга кирәк. Катнашма беткәнче, һәр 5 минут саен шуны бер чәй кашыгы эчегез. Җылы киенегез, муеныгызга да җылы шарф урагыз. Чөнки бал тирләтәчәк, ә аннан соң туңарга ярамый. Икенче көнне инде тамагыгыз авыртмас. Тагын бер ысул бар: бер стакан мүк җиләге суын алып, аны 3 аш кашыгы бал белән катнаштырып, шуның белән һәр сәгать саен тамакны чайкарга киңәш ителә, һәр чайкаудан соң, бер йотым катнашманы авызда тотып, йотып җибәрегез.

*Сөялне бетерү өчен суган кабыгын ике атна дәвамында аш серкәсенә салып тотарга, төнгә сөялгә шул катнашманы бәйләп куярга була.

* Бер стакан мүк җиләге белән бер стакан балны кушып болгатырга. Бавыр авыртуы көчәйгәндә ашарга.

* 50 гр бака яфрагы үләнен 0,5 литр суда 5-7 минут кайнатып алырга. Көнгә өч мәртәбә эчәргә. Бу төнәтмә үт юллары ялкынсынганда, авыздан “әче су” исе килгәндә дә булыша.

* Баланың буен үстерү өчен чи йомырка белән сөт эчерергә киңәш ителә. 2 стакан сөткә бер йомырка сытып болгатырга, катнашманы көнгә өч мәртәбә эчәргә.

* Чуан чыкканда бер баш суганны пешереп, урталай бүлеп, кайнар килеш яртысын чуанга бәйләп куярга. Суганны һәр дүрт сәгать саен алыштырырга.

* Сару кайнаганда бөтнек чәе кайнатырга, суытырга һәм көнгә 2-3 мәртәбә берәр стакан эчәргә. Бу чәйгә карлыган яки балан яфрагы кушарга мөмкин.

* Радикулиттан каен бөресе төнәтмәсе файдалы. Яңа җыелган каен бөресен аракыга салып тотарга һәм шушы төнәтмә белән билне ышкырга.

* Кардиологлар су эчәргә киңәш итә. Төнгә каршы эчелгән бер стакан су инсульт һәм йөрәк өянәге куркынычын күпкә киметә.

* Иртән уянгач та эчелгән ике стакан су эчке органнарны уятып җибәрә, актив эшчәнлеккә көйли.

* Ашарга ярты сәгать кала эчелгән бер стакан су ашкайнату эшчәнлеген яхшырта.

* Ванна кергәнче яки мунчага барыр алдынан эчелгән бер стакан су кан басымын төшерергә ярдәм итәчәк. Йоклаганда аягыгызны көзән җыера икән, бу очракта да төнгә каршы су эчү файдалы булыр.

* Тырнаклар сынучан һәм йомшак булса, аларны җылытылган үсемлек маена А витамины, 3 тамчы йод яки 5 тамчы лимон суы кушылган катнашмада тотарга кирәк. Моны атнасына бер-ике тапкыр эшләү зарур. Тырнак өстенә лимон, кара яисә кызыл карлыган сулары, аш серкәсе сөртү дә уңай нәтиҗәләр бирә.

* Тагын бер ысул –  тырнакларны тозлы суда тоту.

* Минераль тозлар, желатин, А һәм Д витаминнары кергән ризыкларны ашау файдалы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев