Файдалы киңәшләр
Канында холестерин күп булган кешеләргә әстерхан чикләвеге ашарга киңәш ителә.
– Аягыгызны көзән җыерганда, бер кулыгыз белән аяк бармакларыгызны тотыгыз һәм үзегезгә таба тартыгыз. Икенче кулыгыз белән аягыгызны тездән тубык сөягенә таба ышкыгыз.
– Күз төбегез күгәрсә, шул урынга тизрәк боз салынган пакет куегыз. Әгәр боз булмаса, буш булмаган калай консерва банкасы да ярый.
– Астма өянәге булганда куе кофе ярдәм итә.
– Күзегезгә чүп керсә, берүк уа күрмәгез. Өске күз кабагын аскысына таба тартыгыз. Шулай эшләгәндә күздән яшь чыга һәм ул чүпне юып чыгара.
– Әгәр яралансагыз, бер төймә стрептоцитны төегез дә аңа берничә тамчы йод тамызыгыз һәм ярага куегыз, ярагыз күз алдында төзәлер.
– Анар (гранат) согы эчегез. Ул кан тамырларын һәм йөрәк мускулларын ныгыта, артерия басымын төшерә, канны чистарта, салкын тиюдән саклый.
– Бик нервылансагыз, бер стакан кайнар сөткә чи йомырка сарысы туглагыз, бераз шикәр салыгыз һәм ашыкмыйча гына эчегез.
– Теш сызлаганда авызыгызны кызыл чөгендер согы белән чайкагыз, сокны авызда мөмкин кадәр озаграк тотарга тырышыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев