Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дуслар авыр чакларда сынала

Гөлләр, чәчәкләр, җимеш-җиләк агачлары үстереп, “Иң матур бакча” конкурсларында призлы урыннар алып яшәп ятканда, каты авырып киттем. Бакча эшләрен никадәр яратсам да, хәзер сәламәтлек тә, вакыт та җиткереп булмый.

Гөлләр, чәчәкләр, җимеш-җиләк агачлары үстереп, “Иң матур бакча” конкурсларында призлы урыннар алып яшәп ятканда, каты авырып киттем. Бакча эшләрен никадәр яратсам да, хәзер сәламәтлек тә, вакыт та җиткереп булмый. Шулай бер көнне борчылып йөргәндә, Рәмилә белән Фәнис Галимовлар җитәкләгән, үзем дә 5 ел бер көн калмыйча йөргән “Сәламәтләндерү клубы”на йөрүче кызлар килеп керделәр. “Зәйтүнә апа, ярдәм итәргә килдек, кая көрәк, тырма, пычкы?” – дип, эшкә дә керештеләр. Тиз арада корыган агачлар киселде, коелган яфраклар җыелды, дөрес урын сайлап, агачлар күчерелде. Фотоларга төшеп, чәй өстәле артында аралашуны дәвам иттек. Күңелләрем күтәрелеп китте. Дусларым Рәмилә, Фәнис, Люция, Саймә, Гөлфия, сезгә чиксез рәхмәтләремне әйтеп, тормышыгызда сәламәт, шат күңел белән һәр туган көнгә куанып яшәргә язсын. Үз игелекләрегез үзегезгә меңе белән кайтсын, иншалла. 
Зәйтүнә Минһаҗева. 
Мөслим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев