Дәүләт эшмәкәрләргә тышкы реклама урнаштыруда ярдәм итәчәк
«Минем бизнес» үзәкләрендә эшләрен яңарак башлаган эшкуарларга ярдәм итү чарасы буларак тышкы реклама урнаштыру мөмкин.
Һәр эшмәкәргә, реклама счетына кимендә 1 сумга тулыландырганда, 10 мең сум бонус һәм реклама дизайнын бушлай эшләү мөмкин булачак, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы. Әлеге ярдәм «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
РФ Икътисади үсеш министры урынбасары Татьяна Илюшникова билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Россиядә 213 меңнән артык компания турыдан-туры реклама эшчәнлеге белән шөгыльләнә һәм барлык реклама продуктлары белән яхшы таныш. Әмма күпчелек кече һәм урта эшкуарлык өчен бу өлкә таныш түгел. «Шуңа күрә без VK, Ozon, «Ярмарка мастеров» белән кайбер программаларны гамәлгә ашырабыз һәм интернет-платформаларда яңаларын эшләтеп җибәрүне планлаштырабыз. Хәзер без тышкы реклама урнаштыру программасын башлыйбыз», - диде ул.
Илюшникова искәрткәнчә, хәзер микро - һәм кече бизнес вәкилләре дә үз товарларын һәм хезмәтләрен таныту өчен әлеге системадан файдалана ала.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/daulat-esmakarlarga-tysky-reklama-urnastyruda-yardam-itacak-5874257
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев