Чүп чыгармаган өчен
Бер ир-ат чүпне чыгармаган өчен хатынын кыйнаган.
Район прокуратурасы 79 яшьлек гражданга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады. Суд әлеге гражданны, корал сыйфатында предмет кулланып, белә торып сәламәтлеккә җиңелчә зыян китерүдә гаепли.
Суд билгеләгәнчә, 2018 нче елның 23 октябрендә Октябрь авылында яшәүче бу ир-ат исерек булган. Шул хәлдә ул чүпне чыгармаган өчен хатынына (анысы 1946 елгы) берничә тапкыр кулы белән, аннан соң кул таягы белән суга.
Гаепләнүче үз җәзасын таныды. Суд аңа 4 айга иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде. Карар үз көченә кермәде.
Район прокуратурасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев