Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чия Түбә авылында кое ачылды

Коеларны авылларның тиңсез хәзинәсе, дигән борынгылар. Авылда кое булса, димәк, бу авылның киләчәге бар дигән сүз. Узган атнаның җомга көнендә Чия Түбә авылында кое ачылды.

Коеларны авылларның тиңсез хәзинәсе, дигән борынгылар. Авылда кое булса, димәк, бу авылның киләчәге бар дигән сүз. Узган атнаның җомга көнендә Чия Түбә авылында кое ачылды. Әлеге чарада район администрациясе вәкилләре, авыл халкы, авылга кайткан кунаклар катнашты. Гадәти булмаган исемле әлеге кечкенә әвыл район үзәгеннән 19 км читтә урнашкан. Авылга газ керелгән, авыл аша яхшы юл уза. Биредә 11 өйдә 19 кеше гомер кичерә.

– 1912 елларда бу тирәдә тугызар йорттан торган берничә авыл оеша. Хәзерге Чия Түбә җирендә Каенлы Түбә һәм Чия Түбә авыллары урнашкан була.1921-1922 елларда янгын чыгып, әлеге авыллар таркала. Кайбер гаиләләр Ташлыярга, кайберләре ЧияТүбәгә күчә. Бүгенге көндә биредәге халык дус-тату гомер кичерә, авылның үз йолалары, үзенең гореф-гадәтләре бар, – ди Баланлы авыл җирлеге башлыгы Илүсә Исламова.

Табигате белән оҗмахка тиң әлеге авылга җәй көне яшәргә кайтучылар да күп, күчеп килүчеләр дә бар.

– Авылда җәмәгать оешмалары, көнкүреш биналары юк. Мәктәп яшендәге балалар Баланлыга йөреп укыйлар. Авылыбыз бик ямьле, җәй көне балалар тавышыннан тынып тормый, кунаккка кайтучылар күп. Риза, канәгать булып гомер кичерәбез, коелы да булып куйдык көтмәгәндә, шуңа сөенеп туя алмыйбыз, – диде Фәния Хәйдәрова.

Чия Түбә авылында бертуган шәхси эшмәкәрләр Раян һәм Равил Әюповлар тәрәзә рамнары, йорт җиһазлары ясый торган цех тота. Авыл халкы әлеге цехта һәм Рамил Әюпов, Назыйф Әюпов җитәкләгән фермер хуҗалыкларында эшли.

– 80нче яшь белән барам, һаман авылыбызның гүзәллегенә  сокланып туя алмыйм. Тирә-ягы урман белән әйләндереп алынган мондый матурлык тагын кайда бар?! Без яшь чакта авыл уртасында искиткеч тәмле сулы чылбырлы кое бар иде. Ул суны эчеп туймалы түгел иде! Авыл халкы да, юлчылар да әлеге кое суын бик яратып файдаландылар. Соңгы елларда кое тузгач, бик кызганыч булган иде, менә бит, авыл башлыгы җаен тапты! – дип сөенә Бәһиҗә апа Харисова.

Бүгенге көндә коеның суы мулдан, кое түбә астына алынган. Баланлы авыл җирлеге башлыгы Илүсә Исламова, “Лукойл-Ритэк” оештырган мәдәни проектлар конкурсында катнашып, “Авылым коесы” проекты белән җиңү яулады. Әлеге проектны тормышка ашыру өчен 50 мең сум күләмендә акча кайтты. Әтисе ЧияТүбә авылыннан булган Илдар Гәрәев уллары Илназ һәм Булат белән коены төзекләндерү эшен башкарды. Киләчәктә коены койма белән әйләндереп алу, санитар зона булдыруны да күздә тота авыл җирлеге башлыгы.

Лилия Шәймиева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев