Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чиратта – терлек азыгы әзерләү

 Район хуҗалыклары узган атнада терлек азыгы әзерләүгә кереште.

Ел елга ошамый, диләр. Быелгы җәй аеруча үзенчәлекле килә. Озакка сузылган корылык, май аен­да һава температурасының климатик нормадан артык югары булуы терлек азыгы культуралары үсешенә дә тискәре йогынтысын яса­мый калмады.

Иртә язда үлән басуларын­да дым каплау, ашлама кертү кебек чаралар башкарылса да, яңгырлар булмау сәбәпле, үлән ныклап баш калкыта ал­мады. Шуңа да карамастан, терлек азыгы культурала­ры башка елларга караганда тизрәк өлгерде кебек. Башка елларда печәнгә Сабантуйлар узганнан соң гына төшелсә, быел “Август-Мөслим” аг­рофирмасында 26 майда ук үлән культураларын урыр­га чыктылар. Бүген Үрәзмәт бүлекчәсендәге люцерна басу­ында эш тәүлек әйләнәсе дәвам итә. Люцернаның беренче ка­тыннан сенаж салалар.

– Үлән массасы башка ел­ларга караганда мактаныр­лык булмаса да, көтеп тора ал­мыйбыз. Чөнки вакыт үткән саен үләннең туклыклы эле­ментлары югала бара. Булган кадәресен җыеп алып, басу­ларга ашлама кертергә, тыр­малап куярга кирәк. Ходай ку­шып, яңгырлар булса, үләннең икенче катыннан күбрәк уңыш алырга өметләнәбез, – ди рай­он авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе җитәкчесе Ре­нат Вәлиев.

Узган чәршәмбедә рай­он хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү техникасы һәм азык саклагычларның сезон­га әзерлеген бәяләү максатын­да узган тикшерү барышын­да комиссия членнары да үлән культураларының чәчәккә бөреләнү фазасы җитүен, шуңа күрә һәр хуҗалыкта кышкы чорга терлек азыгы әзерләү кампаниясен башлау кирәклеген билгеләп үтте.

– Районда 4 мең гек­тар күпьеллык үлән игелә. Аның 1 мең гектары быел яңартылды. Картайган үлән басулары калмады, – ди рай­он авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе белгечләре.

Районда соңгы елларда малларның баш саны кимү нәтиҗәсендә терлек азыгы культуралары мәйданнары да берникадәр кимегән иде. Узган елдан башлап азык культура­лары мәйданнарын яңарту һәм арттыруга игътибар юнәлтелә. Бу бигрәк тә “Август-Мөслим” агрофирмасында күзәтелә. Чөнки “Үрәзмәт” сөтчелек ком­плексына узган ел 1000 баш­ка якын терлек кайтты. Быел да шулкадәр мал кайтыр дип көтелә. “Узган елгы сенаж һәм силос запасы да шактый әле. Шуңа да карамастан кимендә ел ярымлык азык запасы әзерләргә планлаштырабыз”, – ди агрофирма җитәкчелеге. Күпьеллык үләннең берен­че катын алып бетергәннән соң, тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә һәр гектарга 100 килограмм исәбеннән азот­лы ашлама кертү, басуларны тырмалап чыгу күздә тоты­ла. “Туган як” агрофирмасын­да да шушы көннәрдә печән әзерләүгә чыгачаклар.

– Мөслимдә елдагы­ча, терлек азыгы әзерләү кампаниясенә оешкан төстә керешәләр. Техника да, се­наж һәм силос траншеялары да әзер. “Август-Мөслим” аг­рофирмасы яңа техника һәм агрегатлар да алган. Күренеп тора: агрофирмада эш яхшы оештырылган, – диде “Агро­сила-сервис” акционерлык җәмгыятенең ремонт һәм экс­плуатация сыйфатына кон­троль бүлеге җитәкчесе Фәрит Хәкимов.

Әлфинур Ногманова.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев