Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чәчәкләр илендә

Яз кояшы җылы нурларын көннән-көн мулрак сибә. Тиздән Мөслимебез кабат яшеллеккә, гөл-чәчәкләргә күмеләчәк. Мөслимнең “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” унитар предприятиесе хезмәткәрләре җәйге чорга әзерлекне февраль аенда ук башлады.

Яшелләндерү буенча участок җитәкчесе Рүзилә Бәйрханованың оешмада эшли башлавына – унбиш ел. Орлык әзерләү, утырту материаллары, чәчәкләр үстерү, туфрак әзерләү кебек эшләр белән мәшгуль. “Табигать баласы” диләр аны. Чыннан да, шулайдыр. Чәчәкләрнең, үсемлекләрнең телен аның кебек аңлаган кеше юктыр ул. 
– Кызларыбыз Пушкин урамындагы чәчәклекләрдәге лалә түтәлләрен кардан арындырып куйды. Көздән утыртылган сигез мең төп лалә бу чорда аеруча игътибарга мохтаҗ. Теплицаларда беренче чәчү 2 февральдә башланды. Бу вакытта без 40 меңнән артык төп петуния, сальвия, колеус, портулак, яран гөл, лобелия, цинерария кебек берьеллык чәчәкләр утырттык. Теплицаларыбыз – бишәү, аларның икесе җылытылган. Тагын бер теплица ясала. Аларда хезмәт куючы Ләйлә Корбыева, Анастасия Михайлова, Гөлшат Галиәхмәтова эшнең бөтен нечкәлеген белеп башкара, – ди Рүзилә Бәйрханова. 
Үсентеләр махсус пластмасса савытларда үстерелә. Кышның соңгы аенда утыртылган берьеллыкларга ашлама кертү, пикировка эшен дә алып баралар. Шушы көннәрдә рудбекия, шалфей кебек күпьеллыклар да чәчкәннәр. Быел беренче мәртәбә лаванда да чәчеп караганнар. Әлеге үсентеләр Мөслимнең үзәк урамнарыннан тыш “Кояшлы Ык” ял зонасына да утыртылачак. Күчереп утырту эшләре май аенда башланыр, дип көтелә. 
– Берьеллык чәчәк үсентеләрен, гадәттә, җир тулысынча кипкәч, туфракның иң уңдырышлы вакытында – июнь аенда районның үзәк урамнарында, парк һәм скверларда, гимназия янында утыртабыз. Шау чәчәктә утырган түтәлләргә бер генә кеше дә битараф кала алмыйдыр, – ди Рүзилә Бәйрханова. 
Мөслимнең “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” унитар предприятиесе хезмәткәрләре февраль-март айларында агачларны формалаштырып кисү эшләрен дә башкарды. Кооператив, Пушкин, Тукай, Банк урамнарындагы агачлар җыйнакланып калды. Урамдагы чәчәклекләрне иртә яздан тәрбияләп, су сибеп, чүбен утап тору зур хезмәт һәм тырышлык сорый. Лилия Латыйпова, Рита Микалина, Чулпан Кәримова, Мөнирә Идиятова, Гүзәлия Әхәтова, Эльмира Хафизова, Эльмира Шабаева, Сиринә Харисова, Фәридә Низамова, Зөлфия Яманаева, Лилия Шәрипова, Зөһрә Разиева бу эшләрне җиренә җиткереп башкара. 
– Бик күпләрнең тәрәзә төбендәге гөлләрен үсенте әрҗәләре кысрыклый башлагандыр инде. Безнең парниклардагы үсентеләр дә көннән-көн кояшка үрелә. Хезмәтебезнең матур нәтиҗәсен күреп, тагын да сөенеп эшлибез. Яз – мәшәкатьле булса да, күңелдә өмет уята торган чор, – ди оешма хезмәткәре Ләйлә Корбыева. 
Узган ел район буенча 12 мең куак һәм 6 мең төп агач үсентесе утыртылган иде. Аларның күбесе кешеләрнең ихата алларында урын алды. Капка төпләрендәге агачларга райондашларыбыз игътибарлы булсын иде! Тәрбияләп, вакытында су сибеп үстерсәгез, киләчәктә алар сезне тавыштан, тузаннан саклаячак бит! 

Лилия Шәймиева. 

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев