Чәчәк алуның үз тәртибе бар
Гомуми кагыйдә буенча сайлап алу мөмкинлеген тәэмин итү максатында сатучы сатып алучыга товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтү) турында кирәкле һәм дөрес мәгълүмат бирергә тиеш.
Бу хакта “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы законның 10 маддәсе 1 пунктында әйтелгән. Сатучы биргән мәгълүматта товарның яраклылык вакыты һәм үсемлекләрне саклау, күчереп йөртү белән бәйле үзенчәлекләре, товарны куллану сыйфатлары турында мәгълүмат булырга тиеш. Товарны (эшне, хезмәт күрсәтүне) нәтиҗәле һәм имин файдалану кагыйдәләре һәм шартлары турындагы мәгълүматны җиткерү сатучы өчен мәҗбүри булып тора. Бу хакта “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы законның 10 маддәсе 2 пунктында бәян ителә.
Чәчәкләрне сатып алу дистанцион рәвештә башкарылган очракта сатучы сатып алучыга тулы һәм дөрес мәгълүмат бирергә бурычлы. Бу очракта товар интернет челтәрендә сайтта һәм (яисә) электрон исәпләү машиналары өчен программада, элемтә чараларында (телевизион, почта, радиоэлемтә һ.б.) , һәм (яисә) каталог, буклет, проспектларда, фотосурәтләрдә яисә башка мәгълүмати материалларда урнаштырыла. Кулланучыга мәгълүмат электрон яисә башка техник чаралар ярдәмендә җиткерелгән очракта да сатучының бурычы үтәлгән дип санала. Товарның сыйфаты сатучы яисә кулланучы белән төзелгән килешүне үтәү нигезендә җибәрелгән курьер гаебе белән бозылса, кулланучы килешүне өзүне һәм товарны сатып алу бәясен һәм товарны адресатка тапшыру бәясен кайтаруны таләп итәргә хокуклы. Бу хакта законның 18 маддәсеннән укырга мөмкин.
Сатучы үсемлекнең (букетның, чәчәкнең) үзенчәлекләре һәм аның товар кыяфәтен саклау өчен нәрсә эшләргә кирәклеге хакындагы мәгълүматны үз вакытында җиткереп тә, кулланучы аларны үтәмәсә, сатучыга бернинди таләп тә куя алмый. Букет сайлаганда сатучы җитешсезлек турында әйткән булып, кулланучы бу җитешсезлекне ачыкласа, аның бәяне кире кайтаруны таләп итәргә шулай ук хакы юк.
ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев