Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

Район газетасы типографиясендә Судандагы антикоммунистик террорга каршы протест митингы үтте. Чыгыш ясаучылар коммунистларга, Судан халкының турылыклы улларына карата Судан властьлары тарафыннан үткәрелә торган террор турында нәфрәт белән сөйләделәр һәм аны кичекмәстән туктатуны таләп иттеләр.

1971 ел

5 август

Террорны туктатырга!

Район газетасы типографиясендә Судандагы антикоммунистик террорга каршы протест митингы үтте. Чыгыш ясаучылар коммунистларга, Судан халкының турылыклы улларына карата Судан властьлары тарафыннан үткәрелә торган террор турында нәфрәт белән сөйләделәр һәм аны кичекмәстән туктатуны таләп иттеләр.

Р. Сәетов.

5 август

Сдачага... шырпы

Магазиннарда көненә күпме һәм нәрсә алсаң да, сатучылар, сдачага акча кайтарып бирергә тиеш булсалар да, 1 тиенгә дә, 2, 3, 4 тиенгә дә шырпы сузалар. Көн буена дистәләп кап җыела. Вак акча юк, дип җавап бирәләр. Вак акча бар, аны карап торуы гына кыен. Сдасчага бирелгән шырпылар белән бер тартма тула инде. Райпотребсоюз җитәкчеләре, бәлки, аларны сатып алуны оештырырлар?

Н. Сафиуллина.

10 август

Туңга сөрү – югары уңышның нигезе

КПСС өлкә комитеты бюросы һәм ТАССР Министрлар Советы “1971 елда республика колхозларында һәм совхозларындатуңга сөрүне вакытында һәм югары сыйфатлы итеп үткәрү чаралары турында” карар кабул иттеләр.

Туңга сөреләчәк җирләргә максималь күләмдә органик ашламалар, фосфор оны, аммиак суы һ.б. минераль ашламалар чыгаруны һәм кертүне тәэмин итәргә, һәр хуҗалыкта ачы туфраклы җирләрне известьлау планының үтәлүенә ирешергә. 1972 елда карабодай чәчеләчәк участокларны кичекмәстән билгеләп куярга һәм аларга туңга сөрү алдыннан органик ашламалар чыгаруны тәэмин итәргә. 

Ураллыларның файдалы эксперименты

Сабанчылар конкурсы үткәрү инде традициягә керде. Ә менә аны пар җирләрен сөрүдә, көзге чәчү өчен мәйдан хәзерләгәндә, кыскасы, чын практик эштә куллану районда тәүге тапкыр дисәк тә ялгышмабыз. ...Иртәнге смена башланганда “Урал” колхозының Яңа Сәфәр бригадасы басуына ун чылбырлы трактор килде. Көзге чәчү өчен җир хәзерләү буенча колхоз конкурсы башланды.

Н.Әсхәтов.

Хезмәтебез шатлык китерсен

Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтүнең яңа формаларын үзләштерәбез. Мәсәлән, специальләшкән предприятиеләрдән яртылаш тегелгән киемнәр (ярымфабрикатлар) ала башладык. Шушы көннәрдә составында кисүче (ул кием тегүгә заказ да кабул итә), парикмахер, телевизорлар һәм радиоаппаратура ремонтлау мастеры булган махсус бригада ерактагы бригадалар буйлап беренче рейска чыгачак. Алар урыннарда халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтәчәкләр. Моннан тыш ярымфабрикатлар тегү һәм трикотаж әйберләр сату күздә тотыла.

И.Кашапов,

район көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты директоры.

Уракта безнең өлеш

Район больницасы җәйге, көзге кыр эшләре чорында кырда эшләүчеләргә медицина хезмәте күрсәтүне тагын да яхшырту өчен ел саен өстәмә чаралар күрә. Һәр кыр станында аптечкалар булдырылачак. Кырда эшләүчеләргә урыннарга барып медицина хезмәте күрсәтүнең махсус графигын төзедек. Врачлар һәр атнаның шимбә көнендә үзләренә беркетелгән колхозларга барып, халыкка медиөина ярдәме күрсәтәчәкләр.

Х.Мансурова,

район больницасы каршындагы профсоюз оешмасы председателе. 

 

Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев