Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә.1980 ел

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.

Йөкләмәләрне – юбилей көненә
Юлбашчыбыз В. И. Ленинның тууына – 110, республикабызга 60 ел тулу уңае белән район саклык кассасы эшчеләре касса-операция эшләрен, халыкка хезмәт күрсәтүне тагын да камилләштерделәр. Вкладчылар саны арта, җиткерелгән планнар уңышлы хәл ителә. Узган ел кешеләрнең кулланудан артык акчаларын саклык кассасына туплау заданиесе – 186,1, өч процентлы эчке отышлы заемны халыкка тарату заданиесе 109 процентка үтәлде. Узган елның соңгы кварталында биш төрле төп күрсәткечнең дүртесе буенча республикада беренче урынны яуладык. Райондагы 21 саклык кассасының 18е вкладлар буенча җиткерелгән заданиене арттырып үтәүгә иреште... Узган ел саклык кассалары 70 җиңел машина (1978 елдагыдан 21гә артык) алу өчен районыбыз кешеләренә 370 мең сумлык чек бирделәр...
Л. Кадыйров,район саклык кассасы мөдире.

Яз сулышы ашыктыра
Быел басуларда кар юка. Булган кадәресен җиргә сеңдерергә! Уңыш язмышы өчен кайгырту каннарына сеңгән механизаторларыбыз Зөфәр Вахитов һәм Мирза Мостафин шундый максат белән эшлиләр. Аларга производство-юл участогы тракторчысы Рафаэль Солтанов ярдәм итә. Бу коллектив 5 көндә 812 гектарда буразналар сызды... Бу эшне кукуруз, борчак, бодай, чөгендер игеләчәк басуларда, кырын җирләрдә үткәрәбез... Туңга сөрелгән участоклар да рельефына карап эшкәртелә...
Д. Хафизов,Киров исемендәге колхозның Мөслим бригадасы бригадиры.   

Чукмаргали адресына
Якын... ләкин читтә
Хөрмәтле Чукмаргали туган! Бер вакыт табып, безнең яклардан урап кит әле. Вәт күрер идең син тамашаларны, хәйран калырлык эшләрне. Минем һәм минем кебек күпләрнең бәгырен телгәләгән нәрсә – авылда культура-масса эшләренең оештырылмавы. Еллар буена лекция-докладлар укылмый. Күңелле кичәләр, сугыш һәм хезмәт ветераннары белән очрашулар, спектакль-концертлар турында уйлыйсы да юк. Бәхетсезлегебезгә, клуб та янды. Хәзер инде бөтенләй барыр урын бетте. Эштән арып кайткан яшьләр терлекчелек комплексына җыелып карта сугалар. Ә карт-коры, ялгызаклар кич җитүгә телевизоры булган кешеләргә юл тота. Икенче үзәккә үткәне – авылда телефон булмау...
И. Якупов.
Катмыш авылы.
Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.

Фото – Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев