Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә. 1980 ел вакыйгалары

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.

1980 ел

Күңелле ял итегез 
“Урман иле” лагеренда балаларга күңелле, файдалы ял итү өчен, чыннан да, бөтен шартлар да тудырылган. Биредә гүзәл табигать, саф һава. Иркен, чиста йокы һәм ял корпуслары. Менә дигән ашханәдә һәр көнне кунак сые. Һәркөнне төрле-төрле мавыктыргыч, кызыклы чаралар... Беренче сменада инде 117 укучы булып киткән. Һәм менә икенче сменада тагын 120дән артык бала ял итә. Аларга эшләрен теләп, яратып башкаручы вожатыйлар, аш-су осталары хезмәт күрсәтә. 
М. Хуҗин. 
Хезмәт фронтыбыз – Мөслимдә 
Ленин һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты студентлары составында оештырылган “Мехматовец” отрядының урнашу урыны – Мөслим авылында, эш урыны – Катмыш авылы янында төзелә торган мөгезле эре терлекләр комплексы. Отряд составында университетның төрле факультетларыннан төрле милләт кешеләре, шул исәптән Куба яшьләре вәкилләре Гиермо Кауссе, Мануэль Тэхэда, Рафаэль Рамос та бар. Отрядыбыз узган ел да Мөслим районында эшләгән иде Отрядыбыз төзелеш эшләрен 100 мең сумлык капиталь салым күләмендә башкарырга йөкләмә алды. Отрядыбыз июль аеның икенче яртысында Мөслим авылы яшьләре һәм студентлары белән очрашу кичәсе оештырырга әзерләнә. Концертлар белән чыгыш ясау, волейбол һәм футбол буенча ярышларда катнашуны күздә тота. Һәйкәл-обелискны ремонтлап бирүне дә үз өстебезгә алырга исәп. 
М. Миншин, 
отряд комиссары. 
Һәр яшь кешегә – урта белем 
“Кызыл Октябрь”, К. Маркс исемендәге, “Правда”, Калинин исемендәге, “Урожай”, Вахитов исемендәге, “Авангард”, “Алга” колхозларында, “Трудовик” тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгында һәм “Үзәк” совхозында, “Камколхозстрой”ның район төзү-монтаж идарәсендә барлык яшьләр урта белемле яки укуларын дәвам итәләр. Әлеге хуҗалыкларда эшләп укучыларга билгеләнгән льготалар төгәл үтәлә... 
Ләкин коры сөт заводында, авыл хуҗалыгын химияләштерү буенча район берләшмәсе һәм авыл хуҗалыгына производство-техник хезмәт күрсәтү буенча район берләшмәсендә урта белеме булмаган 10-15 иптәш булуга карамастан, аларның берсе дә кичке мәктәпкә тартылмаган һәм бу турыда уйлаган кеше дә юк... 
М. ЗИННУРОВ, 
район кичке урта мәктәп 
директоры. 
Сәхифәне Мөнирә АРСЛАНОВА әзерләде.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев