Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә. 1980 ел вакыйгалары

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.

1980

Кызыл байрак 
тапшырылды 
14 март көнне РСФСР Министрлар Советы һәм ВЦСПС- ның күчмә Кызыл байрагын тапшыруга багышланган тантаналы җыелыш “Трудовик” тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгында булды. Олы бүләкне ТАССР мелиорация һәм су хуҗалыгы министры М. Ш. Шәймиев тапшырды. Ул хуҗалык эшчәннәрен Бөтенроссия ярышында яулаган җиңү белән котлады һәм унынчы бишьеллыкның төгәлләүче елы планнарын тормышка ашыру өчен көрәштә уңышлар теләде... 
*** 
ТАССРның 
Почет китабы булдырылды 
ТАССР төзелүгә 60 ел тулу хөрмәтенә КПСС өлкә комитеты, ТАССР Министрлар Советы, профсоюзлар өлкә советы һәм ВЛКСМ өлкә комитетының Истәлек байраклары, шулай ук республиканың Почет китабы булдырылды... 
Республиканың Почет китабына кертелгән кешеләргә махсус таныклык бирелә һәм аларның хезмәт кенәгәсенә тамга ясала. ТАССРның 60 еллыгы хөрмәтенә булдырылган Почет китабы гомерлеккә саклау өчен ТАССРның Дәүләт музеена тапшырыла. 
*** 
29 март – хәбәрчеләр слеты 
29 март көнне эшче һәм авыл хәбәрчеләренең традицион район слеты була. Анда КПСС Үзәк Комитетының ноябрь (1979 ел) Пленумы карары яктылыгында эшче һәм авыл хәбәрчеләре алдында торган бурычлар тикшерелә. 
Слетка барлык хәбәрчеләр, стена газеталары редакторлары, “КП” җитәкчеләре, халык контроле группасы председательләре, радио оештыручылар чакырыла. 
Слетта колхоз-совхоз стена газеталарына конкурс оештырыла. 
*** 
Коллективлашу хәрәкәтенең 
50 еллыгына 
“Кызыл төбәк” колхозының 1930 ел эшчәнлеге турында отчеттан 
Колхозның барлык сөрүлек мәйданы 592,68 га тәшкил иткән. Аңа 79 хуҗалык берләшкән, шуның 20се батрак, 41е ярлы, 17се урта хәлле, 1се мул тормышлы хуҗалык булган. Колхозда 54 эш аты, 1 сыер, 1 үгез, 1 тана, 1 бозау, 45 сарык, 2 кәҗә, 27 умарта булган... 
Арыш 101 га чәчелеп, аннан барысы 430 ц уңыш җыеп алынган, 4 га язгы бодайдан – 16 ц, 84 га борайдан – 554 ц, 10 га борчактан 47 ц бөртек җыеп алынган. Иң яхшы уңышны солы биргән. Ул 89 га чәчелгән, тулай җыем 622 ц тәшкил иткән... 
Архив материалларыннан 
Ф. Садриев әзерләде. 

Сәхифәне Мөнирә 
Арсланова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев