Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә. 1972 ел вакыйгалары

"Бу көнне Мөслимдә" рубрикасындагы язмалардан төрле елларда "Авыл утлары" газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.

1972 ел

5 сентябрь

Подписка бара

Сал. Мухан сигезьеллык мәктәбенең 5б класс пионерлары вакытлы матбугатка язылуда аеруча оешканлык күрсәттеләр. Классның барлык 18 укучысы киләсе елда “Яшь ленинчы” газетасы алачак.

М. Латыйпова,

класс җитәкчесе.

7 сентябрь

Белдерү

Хезмәт ияләре депутатларының район Советы башкарма комитеты карар бирә: “Хезмәт ияләре депутатларының Татарстан АССР район, шәһәр, авыл һәм поселок Советларына сайлаулар турындагы Положение”нең 109 статьясы нигезендә 16 номерлы Үрнәк сайлау округы буенча киткән депутат урынына район Советына депутат сайлауны якшәмбе көнгә, 1972 елның 17 сентябренә билгеләргә.

Район Советы башкарма комитеты председателе Г. Х. Хафизов.

Район Советы башкарма комитетысекретаре Р. Х. Хамматуллина.

5 сентябрь 1972 ел.

14 сентябрь

Вәгъдәбез үтәлер

Симәк авыл Советы СССРның ярты гасырлык юбилеен лаеклы каршылау өчен көрәшә. Быел без индивидуаль хуҗалыклардан 45 центнер ит, 352 центнер йон, 147 мең данә йомырка җыеп, дәүләткә сатарга тиеш идек. Биргән вәгъдә уңышлы үтәлә. Беренче сентябрьгә ит сатуның еллык планы – 108, сөт – 96 һәм йон сату 95 процентка үтәлде.

Индивидуаль хуҗалыклардан сөт җыеп сату буенча безнең авыл Советы икенче ел инде район Советы башкарма комитетының күчмә Кызыл байрагын үз кулында тота. Максатыбыз – быел да байракны кулдан ычкындырмау.

Ил алдында биргән вәгъдәбезне үтәүдә безгә депутатларыбыз ярдәмгә килә. Хуҗалыклардан сөт җыючыларыбыз да –  уңган кешеләр.

...Кырынтау авылында З. Хәбирова, сыерлы һәр хуҗалыктан 295 әр килограмм сөт җыеп, үзенә тапшырылган планны 200 процентка үтәде.

М. Вахитова,

авыл Советы председателе. 

16 сентябрь

К. Маркс исемендәге колхозның Бүләк бригадасы тимерчесе коммунист Әбүбәкер Газетдинов хуҗалыкның беренче механизаторларыннан санала.

Яхшы киңәшче, кем генә килмәсен, якты йөз белән каршы ала. Аның уңган куллары белән ремонтланган техни ка “киреләнмичә” эшли.

Ватан сугышы инвалиды, пенсионер тырыш хезмәте, кешелеклелеге белән “Атказанган колхозчы” һәм “Коммунистикхезмәт ударнигы” исемнәрен алуга иреште.

Ә. Газетдиновка хәзер 62 яшь. Шулай зур яшьтә булуына карамастан, коммунист колхозчылар сафында нык атлый.  

 “Авыл утлары” газетасыннан алынды.

Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев