Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.

1985 ел 3 октябрь

Срогыннан алда

Дәүләт страхованиесенең район инспекциясе коллективы унберенче бишьеллык план-заданиесен 26 сентябрьгә үтәп рапорт бирде. Бу хезмәт җиңүенә Мөслим, Тойгелде, Үрәзмәт, Исәнсеф, Баланлы һәм Михайловка авыл советлары аеруча зур өлеш кертте. Хәзер коллектив работниклары агымдагы ел планын һәм социалистик йөкләмәләрне үтәүгә ирешү, КПССның ХХVII съездын лаеклы каршылау өчен тырышалар.

Р. Латыйпов, инспекция начальнигы.

Тантаналы җыелыш

3 октябрь көнне Мөслим культура йортында район үзәге хезмәт ияләре, партия, совет һәм җәмәгать оешмалары, шулай ук Киров исемендәге колхоз вәкилләренең СССР Конституциясе һәм Укытучы көненә багышланган тантаналы җыелышы булды. Соңыннан үзешчәннәр көче белән зур бәйрәм концерты куелды.

7 октябрь

Хәзерләүче өлеше

Район хәзерләүләр конторасы кол¬лективы 9 айда халыктан 233 центнер йон сатып алырга тиеш булып, моны уңышлы хәл итте. 11500 данә тире хәзерләп, планны 128 процентка үтәдек. Халыктан пландагы 4 тонна урынына 10 тонна яхшы сыйфатлы бал сатып алуга ирештек. Төсле металл, дару үләннәре хәзерләү буенча да ил алдында йөзебез ак. Әлеге уңышларга ирешүдә Михайловка, Мөслим, Яңа Усы, Метрәй, Түбән Табын, Тойгелде авыл советлары хәзерләүчеләре З. Гәрәев, Х. Сәйфетдинов, Н. Шәрәфиев, Л. Заянова, Ә. Корбангалиев, С. Вәлиәхмәтов иптәшләрнең хезмәте күп керде.

Җ. Абдуллина, экономист.

Файдалы һәм нәтиҗәле

Районыбыз халкына 32 китапханә хезмәт күрсәтә. Бездә генә дә укучылар саны 3 меңнән артты. Һәр елны 20 меңнән артык яңа әдәбият кайтарыла. Һәм алар үз вакытында авыл китапханәләренә җибәрелә. Барлыгы урында күчмә китапханә оештырдык. Методик бүлек, быел гына да 62 мәртәбә урыннарга чыгып, методик һәм практик ярдәм күрсәтте. 12 методик материал әзерләнеп авылларга таратылды.

Х. Фәттахова, район үзәкләштерелгән китапханә мөдире.

Үзебез сайлаган һөнәр

Без классташларыбыз белән туган колхозыбызда эшкә калдык. Барлыгы кыз һәм 10 егет колхозыбыз кырларында һәм фермаларында фидакарь эшләре белән актив катнаша. Игенче һәм терлекче хезмәтенең серләренә мәктәптә укыган еллар дәвамында өйрәнгән идек инде.

Э. Нургалиева, К. Маркс исемендәге колхозның яшь савымчысы.

Сәхифәне Мөнирә Арсланова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев