Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүләк геройны тапты.ФОТОРЕПОРТАЖ

Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйндулла Сәхиповка “Кызыл йолдыз” ордены тапшырылды.

Баек авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Гыйндулла Сәхипов октябрь аенда 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. 8 декабрь көнне гасыр яшьтәше тагын мәртәбәле кунаклар кабул итте. Сәбәбе дә бар – Гыйндулла агага тантаналы шартларда “Кызыл йолдыз” орденын тапшырдылар. Йөзъяшәрне котларга ТР вице-премьеры Васыйл Шәйхразиев, ТР хәрби комиссары Сергей Погодин, район башлыгы Рамил Муллин килде.

– Гыйндулла агага бу бүләк озак еллар һәм урау юллар аша килеп иреште. Аның сугыш юлы Иделдән алып Эльба елгасына кадәр сузылган.1945нче елның 27 июнендә 7нче санлы миномет бригадасы командиры боерыгы белән әлеге зур бүләк ветеранга тапшырылырга тиеш булса да, Гыйндулла ага үзенең бу бүләккә лаек булуын белмичә, кайтып китә. Бүләк хуҗасын эзләп тапты. Ихластан котлыйбыз! Ветеранга тән сихәтлеге, аяз көннәр телибез! – диде Васыйл Шәйхразиев. Ул ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Гыйндулла агага телевизор бүләк итте.

Бөек Ватан сугышы ветераны һәм аның тормыш иптәше Нәҗибә апа бик күп бүләкләр, күчтәнәчләр кабул итте. Ветеранны “Форпост” оешмасы егет-кызлары сәламләде. Аларның тантаналы маршын ветеран тәрәзә аша күзәтте. РФ Үзәк хәрби округ гаскәрләре командующие, генерал-полковник Александр Лапин Гыйндулла Сәхиповны онлайн режимда котлады.

– Данлы сугыш юлы үтеп, авырлыкларга бирешмичә, үзләренең барлыгы белән якыннарына шатлык өләшүче ветераннар – илебез горурлыгы. “Кызыл йолдыз” ордены – сезнең батырлыгыгыз өчен күрсәтелгән хөрмәт билгесе ул. 100 яшь тә аз әле сезгә! Тагын 120 яшькә кадәр гомер кичерергә, тормыш иптәшегез һәм балаларыгыз янәшәсендә бәхетле картлыкта яшәргә насыйп булсын! – диде Александр Павлович.

Гыйндулла ага әлеге орденга лаек булуын һаман да белми яшәр иде. Яр Чаллы шәһәренең үзәк район суды судьясы булып эшләүче улы Әгълә Сәхипов интернет челтәрендә әтисе турындагы мәгълүматка тап була. Ветеран исемендә хәреф хатасы булу сәбәпле, орден кайтканчы тагын бер ел вакыт узып китә.

– Балачагына туры килгән ачлыкны, сугыш елларының утлы газабын, Беренче Украина фронтының 3нче артиллерия дивизиясе миномет полкы составында дошманга каршы көрәшүен онытмый әтиебез. Бу бүләк аңа юкка бирелмәде. Курск дугасындагы каты бәрелешләрдә катнашып, Польша, Чехия, Германия шәһәрләрен азат иткән кеше ул. Миномет командиры һәм заряжающие каты яралангач, әтием Гыйндулла Сәхипов көчле артобстрел вакытында минометыннан дошманга каршы ут ача. Шуның белән дошманны юк итүгә ярдәм күрсәтә. Бу – Эльба елгасында булган хәл. Берничә көннән ул минометы белән бер взводка якын фашист автоматчыларын юк итә. Шушы батырлыклары өчен бүләкләнгән әтием! – дип горурлана улы Әгълә Сәхипов.

Батырлык онытылмый. Айлар, еллар узса да хәтерләрдә саклана. Гасыр яшьтәшен дә бүләк үзе эзләп тапты бит!

Лилия Шәймиева.

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев