Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бай булудан куркыгыз

Беркөнне телевизордан узган гасырда төшерелгән фильм күрсәттеләр.Теләми генә карый башлаган бу фильмнан аерыла алмыйча ахырына кадәр утыр­дым.

Бер бай гаилә хакында иде ул. Ап-ак киемнәр киеп, нәзакатьле сөйләшеп, бик бәхетле яшәгән бу гаиләнең балалары да искиткеч акыллы, талантлы һәм әдәплеләр. Аларның ялчылары да бәхетле. Барысының да өстендә чиста, матур кием, тамакла­ры тук, һәрберсенә мебельле аерым бүлмә. Эшлә дә эшлә генә, тик урлама! Алар шулай итә дә. Шундый матур тормышта яшәткән бай абзый өчен җан атып торалар, аңа хыянәт итү уйларында да юк. Фильм ахырында өлкән бай абзый үлгәч, аның мал-мөлкәте, ялчылары барысы да улына калган һәм анда тормыш гөрләп тора иде. Ни өчен шулай булуын аңларга да була. Ул заманнарда бүгенге кебек иртәгәге көн өчен калтырап яшәү булмаган. Бай икәнсең, синең ул байлыгың икенче көнне табыш китергән. Икътисадта стабильлек саклану-менә сәбәп нәрсәдә. Хәзер карыйсың, кичә генә бай иде, ә бүген-банкрот. Көч- хәл белән эшләп тапкан байлыгы утсыз-нисез янып көлгә әйләнгән бәндә нишли? Йә асылынып үлә, йә юләрләр йортына кереп ята да калган гомерен шунда уздыра.

Бай банкротка чыксын өчен төрле структуралар да көч куя. “Акча эшлим, инде маңгай тиремне түгеп тапкан малымның рәхәтен күрим”,-дип сөенеп эшләп йөргән кешене иртән күзен ачып торуга са­нэпидемстанция, полиция, пожарник, суд приставы хезмәткәрләре көтеп тора. Аз гына бирсәң, гаеп та­балар. Күп бирсәң, үзеңә калмый. Һаман килә, һаман бирә торгач, ничек артсын ди инде ул байлык? Әле ул “мескен байга” килгән кешеләрнең исемлегенә исәпсез-хисапсыз соранучыларны да өстәсәң...

Бер абыйны белә идем мин. Мәктәптә укымаган, авылыннан беркая да чыкмаган абыйның әйткән сүзе колактан китми. “Илнең икътисады ныгымый торып, бездә тормыш алга китмәячәк. Без ул вакыт­ны күрмәбез инде. Менә карап торырсыз, тизәкнең дәрәҗәсе арткан заманда яшисегез бар әле. Тизәкнең дәрәҗәсе кешенең дәрәҗәсеннән артык булыр. Кеше кирәкмәс, тизәк өчен сугышырлар, аны сатып акча эшләрләр”,-дигән иде ул. Хәзер ул абый вафат инде, урыны оҗмахта булсын. Каян белде икән ул үзе үлеп унбиш ел узгач буласы хәлләрне? Сүзләре хак килде. Аннан соң, тагын бер сүзенең рас килүен дә язып үтим. “Әле бай яшисез, канәгать булыгыз, алда тагын да яман булачак. Адәм баласы бай булу­дан курка башлаячак. Сез дә бай булудан куркыгыз. Байлык-бер айлык, бүген бар, иртәгә юк. Иманыгыз нык булсын”,-дип киңәшен бирде. Ул вакытта әллә ни игътибарга алынмаган инде аның сүзләре. Менә хәзер искә төште. Нәкъ шундый вакыт җитте бугай. Күршебез машинасы белән көн-тән тирес сата. “Ак­чаны күп эшли, баеп беттеләр инде”,-дип уйласаң, төрле яктан бәхетсезлек чорнап алды үзләрен. Әллә дөрестән дә бай булудан куркыргамы? Әнә, безнең ерак туганнар да умарта асрап баеп беттеләр. Әмма, бер генә көн дә тынычлык күргәннәре юк. Безнең башлар җитми ахры бу дөньяны аңларга.

Наил ЗАҺРИЕВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев