Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бакчачыга киңәшләр

Бакча эшләренең бик әһәмиятле төрләре нәкъ менә көзен башкарыла һәм боларны кышка кадәр эшләп өлгерергә кирәк.

Көзен яшелчәләрне утыртыр алдыннан туфракка ашлама кертергә һәм җирне яхшылап казып, күпертеп чыгарга кирәк. Көзге чәчүдән соң көннәр озакка салкынайтып җибәрсә дә куркырга кирәкми. Киресенчә, салкында шытымнар чыныгып кала, беренче кыраулар төшә башлаган чорга алар инде шактый ныгый. Көзге чәчүләрне башкару өчен иң яхшы температура – 0 дән 3 градуска кадәр җылылык санала. Көзге үсемлекләр өчен урынны дөрес сайлау зарур. Язын су җыелып тормасын, ә кышын ул җирне калын кар капласын, карны җил очыртып торырлык булмасын. Буразналарны бик тирән итмәскә кирәк. Чәчүлек орлыгы гадәттәгедән 20-25 процентка эрерәк булсын. Орлыклар өстенә башта торф яисә черемәле туфрак сибәләр, аннары чыршы ботаклары яки салам белән каплыйлар.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр бакча полезные советы