Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Айгөлдән – чизкейк

Райондашыбыз Айгөл Гәрәева бик тәмле итеп чизкейк ясый. Виктория җиләге белән әзерләнгән әлеге чәй тәме рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез. 

– Чизкейк өчен 200 г печенье,100 г атланмай, 300 г эремчек, 500 мл каймак (20%лы), 150 г шикәр комы, 20 г желатин, 100 мл су, бер кап (10 г) ванилин, бер кап (77 г) желе, 400 мл кайнар су һәм бизәү өчен төрле җиләк-җимеш кирәк. Мин үзем чизкейкны виктория җиләге белән ясыйм. Тәмле дә, матур да килеп чыга. 
Иң элек желатинны суга салабыз да ярты сәгатькә кабартырга куябыз. Чизкейк өч катламнан тора. Беренче катлам өчен печеньены ваклыйбыз һәм ак май белән бергә болгатабыз. Май йомшак булырга тиеш, моның өчен аны микродулкынлы мичтә эретеп алабыз. Катнашманы 20 сантиметрлы формага тигезләп салабыз да 25-30 минутка суыткычка куябыз. 
Икенче катлам өчен тирәнрәк савытка эремчек, каймак, шикәр комы салып, миксер белән болгатабыз. Куе масса барлыкка килергә тиеш. Желатинны микродулкынлы мичкә 30 секундка гына куеп алабыз (кайнатып чыгарырга ярамый) һәм ясалган массага әз-әзләп салып, тиз-тиз болгатабыз. Суыткычтан беренче катламны алып, шуның өстенә массаны салабыз да тагын ике сәгатькә суыткычка куябыз. Җелены кайнаган кайнар суга салып (минем желе җиләкнеке) болгатабыз. Суынганын көтәбез. Аңынчы виктория җиләген турыйбыз һәм матур итеп суфле өстенә тезәбез. Суынган желены өстенә салабыз һәм суыткычка 5-7 сәгатькә куябыз. 
Чәйләрегез тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев