Сезон уңышлы башланды
Яңалыклар

Сезон уңышлы башланды

Әлмәт шәһәрендә Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарында ат ярышлары сезонын ачу бәйгесе узды.

Анда Мөслим ат спорты мәктәбенең 3 һәм 4 яшьлек атлары – Кашемир һәм Престиж катнашты. Үзләренең төркемнәрендә җиңү яулап, безнең атлар беренче бишлеккә керде. Башкортостанның Дүртөйле шәһәрендә узган ярышларда алтмыштан артык ат катнашты. Бәйгедә 3 яшьлек атлар арасында Голд Принц кушаматлы ат беренче урынны яулады. Йөртүчесе – Фазаел Вәлиев.

Фотода – ат спорты мәктәбенең Гамлет кушаматлы аты.

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев