Ана капиталын – ипотекага
2018 нче елның 1 гыйнварыннан 2022нче елның 31 декабренә кадәр гаиләләрендә икенче һәм (яисә) өченче бала туган гаиләләр еллык 6 процент белән ташламалы ипотека алырга, аны каплауга ана (гаилә) капиталы средстволарын тотарга хокуклы.
Ташламалы ипотека алу өчен кредит юридик заттан (инвестиция фондыннан кала, шул исәптән аның идарәче компаниясеннән) торакның беренчел базарыннан сату-алу килешүе буенча әзер торак бина алу өчен бирелергә тиеш. Ташламалы шартларда шулай ук өлешләп төзүдә катнашу килешүе буенча (әлеге килешү буенча таләп итү хокукларын бирү килешүе) төзү этабында булган торак бина сатып алырга яисә әлеге максатларда элек бирелгән кредитны капларга була.
2018нче елның 1 гыйнварыннан 2022нче елның 31 декабренә кадәр кредит (заем) алган гражданинның икенче бала туу белән бәйле бирелгән субсидия бирү чорында өченче баласы туган очракта, субсидия бирү чоры икенче бала туу белән бирелүче субсидия бирү чоры беткән көннән 5 елга озайтыла.
2022нче елның 31 декабреннән соңга калмый кредит (заем) алган гражданинның икенче бала туу белән бәйле бирелгән субсидия бирү чоры тәмамланганнан соң өченче баласы туган очракта, субсидия бирү өченче бала туган датадан 5 елга яңартыла.
Әлеге максатларда бары тик дәүләт тарафыннан партнерлар программасына кертелгән кредит оешмаларына гына субсидия биреләчәк.
РФ Пенсия фондының Мөслим районында
клиентларны кабул итү хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев