Актаныш районында балыкчы батып үлгән
Яңалыклар

Актаныш районында балыкчы батып үлгән

Балыкчылар Агыйдел елгасына балык тотарга килгән булган.

(Казан, 4 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Актаныш районында Агыйдел елгасында ир-ат батып үлгән.

«Татар-информ»га фаҗига урыныннан агентлыкның үз хәбәрчесе сөйләгәнчә, кичә Агыйдел елгасына балыкчылар килгән булган. Ир-атлар спиртлы эчемлек кулланган. Аларның берсе көймәдә барып, балыкка ятьмә куйган, әйләнеп килгәч су коенырга уйлаган.

Шуннан соң әлеге ир-атның ничек итеп күздән югалуын дуслары күрмәгән.

Чакыру буенча килгән алтынчы зона-коткару отряды коткаручылары ир-атның мәетен табып алып, ярга чыгарган.  


Нет комментариев