Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Агачлар – хәтер сагында

“Хәтер бакчасы” халыкара акциясе Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышлап уздырыла. Акция 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

“Хәтер бакчасы” акциясе кысала­рында Бөек Ватан сугышында һәлак булган миллионнарча совет кеше­се истәлегенә шул санда агачлар утыртыла. Яу кырларыда ятып кал­ган Татарстанның 350 мең үлемсез батыры истәлегенә республика территориясендә 500 меңгә якын үсенте утыртылачак. Акциягә Мөслим районы быел да актив кушылды.

– Халыкара акциягә кушылып, без Җәмигъ мәчете каршында зәңгәр чыршы агачлары утырттык. Акциядә ел саен катна­шам. Бу чарада катнашу горурлык хисләре уята. Бабам Петр Виноградов, Бөек Ватан су­гышында дошман белән күзгә күз очрашып, туган җиребезгә исән-сау әйләнеп кайткан. Җиңү языннан соң ул тагын 40 ел гомер кичергән. Ветераннарны шулай искә алу алар рухына изге дога булып ирешсен, – ди ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль бүлегенең өлкән белгече Але­на Виноградова.

– Акция әйләнә-тирәбезне яшелләндерү максатында да зур роль уйный. Ту­ган илебезнең азатлыгы өчен һәлак булганнарның исемнәрен мәңгеләштерүгә багышланган “Хәтер бакчасы” акциясендә райондашларыбыз теләп катнаша. Быел Җәмигъ мәчетеннән Әлмәт юлына таба – 400 метр озынлыктагы арада аллея утыр­тырга планлаштырабыз. Биредә чыршылар, туялар үсәчәк. “Хәтер бакчасы” акциясенә кушылып, җирлегебездә ике меңләп агач утыртылачак. Агачлар сквер һәм парклар­да, су буйларында, “Кояшлы Ык” ял зона­сында, Мөслим урамнарында урын алачак, – ди Мөслим авыл җирлеге башкарма коми­теты җитәкчесе Рунар Сәхбетдинов.

“Хәтер бакчасы” акциясенә Мөслим ур­манчылыгы да кушылды.

– Халыкның игътибарын урманнар­ны саклау, урман ресурсларын арттыру­га җәлеп итү, урманнарда уңайлы сани­тар-экологик шартлар булдыру максатын­да ел саен “Урман атнасы” оештырыла. Бу чорда без урманнарда җыештыру, чистарту эшләре башкарабыз. Быел атналык “Хәтер бакчасы” акциясе белән бер вакытка туры килде. Бик күп агач-куаклар утырттык, – ди Мөслим урманчылыгы җитәкчесе Рәфил Асылгәрәев.

Агач утырту мизгелләрен фото яисә видеога төшерергә һәм аларны гаилә та­рихы турындагы язмалар белән соци­аль челтәрләрдә #СадПамятиДом хеште­гы белән бастырырга була. Акциядә кат­нашу өчен үз бакчаңда агач утыртуны да төшерергә мөмкин.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев