Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә агач утырту акциясе узды

Бүген оешма-предприятиеләр генә түгел, лаеклы ялдагы өлкәннәр дә агач утыртты.

Ветераннар һәм имамнар Мөслимнең Нур мәчете янында, Лицейлылар Банк урамы һәм икмәк кабул итү предприятиесе, "Күбәләк" балалар бакчасы үз территориясендә, Тукай мәктәбе коллективы иске базар каршында, мәдәният хезмәткәрләре - подстанция, гимназия- үз территориясендә, Мөслим хуҗалык тәэминаты - Пушкин һәм Вахитов ишегалдында, аграр көллият хезмәткәрләре Хафизов урамында, район хакимияте һәм Башкарма комитетта хезмәт куючылар Кояшлы Ык ял паркында күпләп агач утыртты. Почта эшчәннәре - Татарстан урамында җир эшләре - тигезләү белән мәшгуль булды.Фәиз Рәшитов урамында район мәгариф идарәсе, Сабантуйга төшә торган юлда ветеринария берләшмәсе, Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы,  зур чыршылар утыртты. Газ хезмәте Гагарин урамында, социаль яклау бүлеге Вахитов урамында куаклар утыртты. Финанс палатасы, үзәкләштерелгән бухгалтерия Пушкин урамында - куаклар, досааф җәмгыте Октябрь урамында юкә агачлары утыртты.

Фото https://instagram.com/ahmazat?igshid=1qo3kboqi90vq

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев