15.00 сәгатькә райондашларыбызның 81,52 проценты сайларга өлгергән
Районда 16 меңгә якын сайлаучы теркәлгән.
Җирлегебездә 30 сайлау участогы эшли. Аларның бишесе район үзәгендә урнашкан. Сайлаучыларның күп өлеше алдан тавыш бирергә өлгерсә дә, участокларда иртәнге сәгатьләрдә үк җанлылык күзәтелде.
Район территориаль сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүматлар буенча, 15.00 сәгатькә, алдан тавыш бирүне дә кертеп, райондашларыбызның 81,52 проценты сайларга өлгергән.
Сайлау кампаниясендә өлкәннәр дә, яшьләр дә бердәй активлык күрсәтә. Күренеп тора: алар республикабызның һәм җирлегебезнең киләчәгенә битараф түгел. Күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә мобиль пунктларында алдан тавыш бирү мөмкинлеге тудырылса да, өлкәннәр арасында стационар участокка килеп сайлаучылар да шактый булды.
Тавыш бирү вакытында Роспотребнадзорның санитар куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча җиткерелгән таләпләрен үтәүгә зур игътибар бирелде. Участокларда саклану чаралары күрелгән. Социаль дистанция саклана. Сайлау участокларында килгән кешеләргә битлекләр һәм перчатка бирелә. Тән температурасы үлчәнә.
Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев