12 меңгә якын татарстанлы 2023 елда «Демография» илкүләм проекты кысаларында белем алды
2023 елда Татарстанның халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте 11,9 мең кешенең һөнәри белем алуын оештырган, шул исәптән эшсез 2,3 гражданның.
Илкүләм проект һәм аның «Мәшгульлеккә ярдәм итү» төбәк проекты буенча 8,3 мең граждан һөнәри белем алырга юнәлдерелгән.
Яңа белемнәр үзләштергәннән соң эшкә урнашу дәрәҗәсе 83,5 процент тәшкил итте, дип билгеләп үттеләр министрлыкта.
2024 елдан бүтән категория гражданнарга да өстәмә һөнәри белем алу мөмкинлеге тәкъдим ителде – инвалидлар һәм хезмәт базары өчен өстенлекле юнәлешләр буенча эшкә урнашырга теләк белдерүчеләргә.
Өстәмә белем алу өчен иң популяр юнәлешләр – IT, программалаштыру, менеджмент, маркетплейслар, дизайн һ.б
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев