Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

03 хәбәр итә

Соңгы ике көндә район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 79 чакыру һәм мөрәҗәгать булган.

Шуларның күбесе йөрәк-кан тамырлары авыруы, аллергия, көнкүрештәге тән җәрәхәте белән. Дүшәмбе-сишәмбе көннәрендә Яр Чаллы шәһәренең йогышлы авырулар хастаханәсенә авыр хәлдә 8 кеше җибәрелгән. Ике райондашыбыз инсульт белән Бөгелмә шәһәренә озатылган. “Үпкә ялкынсынуы диагнозы көннән-көн күбрәк райондашларыбызга куела. Халык вакцинациягә җитдирәк карасын иде. Прививка ясатмыйча торып, бу чирдән котылып булмый. Сәламәтлегегез турында кайгыртыгыз”! – дип кисәтә табиблар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев