Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

03 хәбәр итә

Соңгы ике көндә район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 83 чакыру һәм мөрәҗәгать булган.

Аларның күбесе йөрәк-кан тамырлары авыруы, югары кан басымы һәм кискен респиратор авырулары белән. Көнкүрештәге тән җәрәхәте алган дүрт райондашыбызга беренче ярдәм күрсәтелгән. Алты кешегә “үпкә ялкынсынуы” диагнозы куелып,  Яр Чаллы шәһәренең йогышлы авырулар хастаханәсенә озатылган. Сабыйлары томаулап, ютәлләп мөрәҗәгать итүчеләрнең шушы вакытта кисәк артуын билгеләп үтә фельдшерлар. “Җәйдән көзгә күчкән чорда балаларны киендерүгә аерым игътибар бирегез. Табиб белән киңәшләшеп, профилактика өчен гриппка каршы дарулар эчү, витаминнар кабул итү зарур”, – ди табиблар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев