Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

02 көндәлеге: законсыз төстә гравий һәм ком алып китү факты буенча җинаять эше кузгатылды

23 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 35 хәбәр керде.

24 сентябрь көнне Вәрәшбаш авылы янындагы карьердан законсыз төстә гравий һәм ком алып китү факты буенча җинаять эше кузгатылды. 
Атна дәвамында полиция хезмәткәрләре тарафыннан 119 административ хокук бозу ачыкланды. Җәмәгать урыннарында исерек көе йөргән, чит кеше милкенә зыян салган, вак урлашу өчен тоткарланган, юл йөрү кагыйдәләрен бозган гражданнар административ җаваплылыкка тартылды. 
Юлларда хәл чагыштырмача тыныч. Узган атнада механик характердагы 4 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, кешеләргә зыян килмәде.
Полиция хезмәткәрләре тарафыннан алкоголь исереклеге хәлендә транспорт белән идарә итүнең бер факты ачыкланды. 
Атна дәвамында 5 кинәт үлү, Иске Карамалыдан бер кешенең үз-үзенә кул салу очрагы теркәлде. 

Район эчке эшләр бүлеге штабы.

Фото – Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев