Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

02 көндәлеге: юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 194 беркетмә төзелде

4 сентябрьдән 10 сентябрьгә кадәр район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 46 хәбәр керде.

4 сентябрьдән 10 сентябрьгә кадәр район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 46 хәбәр керде. Бу узган атна белән чагыштырганда 5 хәбәргә күбрәк.

РФ ҖКның 264.1 маддәсе буенча 58 яшьлек райондашыбызга карата җинаять эше кузгатылды. Яңа Карамалы авылы кешесе, машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән килеш, кабаттан эчеп руль артына утырган. Алкогольле эчемлекләр кулланган килеш транспорт белән идарә иткән ир-ат, көпә-көндез авыл урамы буйлап йөреп, кешеләр гомеренә куркыныч тудырган.

Җәмәгать урыннарында исерек килеш йөргән һәм спиртлы эчемлекләр кулланган, кеше кыйнаган, ата-ана бурычларын үтәмәгән өчен 205 беркетмә төзелде. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен – 194, автотранспорт белән исерек килеш идарә иткән өчен дүрт шоферга беркетмә төзелде.

Атна дәвамында механик характерда 7 юл-транспорт һәлакәте булды, зыян күрүчеләр юк. 194 беркетмәдән дүртесе “Имин шәһәр” АП-комплексы ярдәмендә ачыкланды. Хокук бозучылар билгеле, алар административ җаваплылыкка тартылды.

Соңгы арада җәяүлеләр кичүендә җәяүлеләргә юл бирмәүче шоферлар саны да артты. 8 сентябрь көнне иртәнге 7 сәгатьтән 8 сәгатькә кадәр юл чатлары һәм җәяүлеләр кичүендә рейд узды. Профилактик чара вакытында 14 кешегә административ беркетмә төзелде. Аларның икесе – “зебра”да җәяүлегә юл бирмәгән машина йөртүчегә, өчесе – юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган (кызыл ут янганда юлны чыккан, тиешсез урында юлны аркылы чыккан) җәяүлеләргә. Балаларын машинада махсус креслолардан башка йөрткән, куркынычсызлык каешын эләктермәгән, машина утларын яндырмаган шоферлар да җаваплылыкка тартылды. Бер сәгать эчендә никадәр хокук бозу очрагы теркәлде! Мондый рейдлар алдагы атналарда да булачак.

Узган атнада 3 кинәт үлү очрагы теркәлде.

Полиция хезмәткәрләре райондашларның уяу булуларын сорый. Соңгы араларда ут яисә су, газ счетчикларын алыштырабыз, дип, яисә түбән бәядән төрле товарлар тәкъдим итеп, өйгә килеп керүче шикле кешеләр күбәйгән. Бернинди килешүләр дә төзи күрмәгез. Иң элек җаваплы хезмәтләргә шалтыратыгыз, кирәк түгел товарларны, очсыз бәядән булса да, сатып алмагыз! Килешү төзегәннән соң акчаларны кайтарып алу авыр, чөнки мошенникларга ул акчаларны сез үз теләгегез, үз кулларыгыз белән тапшырасыз.

Район эчке эшләр бүлеге штабы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев