Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

02 көндәлеге: административ чикләүләрне бозган өчен 159 беркетмә төзелде

11 сентябрьдән 17 сентябрьгә кадәр район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 60 хәбәр керде. Узган атнада җинаять эшләре кузгатылмады.

11 сентябрьдән 17 сентябрьгә кадәр район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 60 хәбәр керде. Узган атнада җинаять эшләре кузгатылмады.

Җәмәгать урыннарында исерек килеш йөргән һәм спиртлы эчемлекләр кулланган, кеше кыйнаган, ата-ана бурычларын үтәмәгән, табиб күрсәтмәсеннән башка наркотик матдәләр кулланган, суд тарафыннан салынган административ чикләүләрне бозган өчен 159 беркетмә төзелде. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен – 146, автотранспорт белән исерек килеш идарә иткән өчен 4 шоферга беркетмә төзелде.

Атна дәвамында механик характерда 6 юл-транспорт һәлакәте булды, зыян күрүчеләр юк. 159 беркетмәнең икесе “Имин шәһәр” АП-комплексы ярдәмендә ачыкланды. Хокук бозучылар билгеле, алар административ җаваплылыкка тартылды.

Узган атнада 5 кинәт үлү очрагы теркәлде. Алар арасында Сарман районы Саклаубаш авылыннан 2000 елгы кыз да бар. Ул 24 август көнне юл-транспорт һәлакәтендә алган тән җәрәһәтләреннән Яр Чаллы шәһәре хастаханәсендә үлгән. Егетләр еш кына, машинага таныш кызларын утыртып, күңел ачарга якын-тирә авылларга чыгып китә. Спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң, руль артына кызларны утырта. Аларның исә машина йөртү тәҗрибәсе булмый. Бу очракта да шулай килеп чыга. Ике яшь кыз дус егетләре белән күңел ачарга дип чыгып китә. Аларның берсе руль артына утырырга мәҗбүр була. Юлда, машина белән идарәне югалту аркасында, транспорт әйләнеп каплана. Нәтиҗәдә кызларның берсе җитди тән җәрәһәтләре ала һәм авариядән соң 25 көн үткәч, хастаханәдә җан бирә. Егетләр юл-транспорт һәлакәте турында тиешле хезмәтләргә хәбәр итмәгән, ашыгыч ярдәм чакырмаган!

Соңгы арада финанс пирамидалары барлыкка килә башлады. Зур процентларга алданып, кешеләр үзләренең акчаларын шикле компанияләргә сала. Кайберәүләр моның өчен хәтта кредитлар да ала. Республиканың берничә районында финанс пирамидаларының җимерелүе турында да мәгълүмат бар. Исегездә тотыгыз: финанс пирамидалары ышанычлы түгел, акчаларыгызны саклагыз! 

Район эчке эшләр бүлеге штабы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев