Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

02 көндәлеге : 114 административ беркетмә төзелде

19 марттан 25 мартка кадәр районда оператив хәл тотрыклы булды. Дежур частька 41 хәбәр керде, бу – алдагы атна белән чагыштырганда 7 хәбәргә күбрәк. 

РФ Җинаятьләр кодексының 139 маддәсе 1 бүлеге нигезендә 1958 елгы Салауз-Мухан авылы кешесенә карата бер җинаять эше кузгатылды. Ул, рөхсәт булмауга карамастан, берәүнең өенә кергән. Әлеге эш буенча тикшерү бара. 
Атна дәвамында полиция хезмәткәрләре тарафыннан 114 административ беркетмә төзелде. 
Җәмәгать урыннарында исерек хәлдә йөргән, ата-аналар вазыйфаларын үтәмәгән, вак караклык, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен гражданнар административ җаваплылыкка тартылды. 
Юл-транспорт һәлакәтләре теркәлмәде. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 110 очрагы ачыкланды, шуларның 2се – транспорт белән исерек хәлдә идарә итү. 
Атна дәвамында 6 кинәт үлү очрагы теркәлде. 
Район эчке эшләр бүлеге штабы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев