Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район башлыгы Рамил Муллин үз тавышын бирде

Район башлыгы Рамил Муллин да тормыш иптәше Сөембикә ханым белән әлеге участокта тавыш бирде

Бакча сайлау участогында 1240 кеше теркәлгән. Участокка теркәлүчеләр бик актив, ди участок сайлау комиссиясе әгъзалары. Бүген иртәнге 9.00 сәгатькә шуларның 647се гражданлык бурычын үтәгән.

– Бакча сайлау участогында халык бик актив. Кичә яңгыр булу сәбәпле, күрәсең, сүлпәнрәк булсалар да, бүген иртәдән үк сайлаучыларыбыз активлык күрсәтә. 12.00 сәгатькә сайлаучыларыбызның 800гә якыны тавыш бирергә өлгерде, – ди Бакча сайлау участогы рәисе Илзир Мадьяров.

Бакча сайлау участогында 1240 кеше теркәлгән. Участокка теркәлүчеләр бик актив, ди участок сайлау комиссиясе әгъзалары. 

Район башлыгы Рамил Муллин да тормыш иптәше Сөембикә ханым белән әлеге участокта тавыш бирде.

Гомумән алганда, 12.00 сәгатькә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, район буенча сайлаучыларның 12 меңнән артыгы тавыш биргән. Бу барлык сайлаучыларның 77,93 проценты дигән сүз. Сайлау участоклары арасында Түбән Табын сайлау участогы активлык күрсәтә. Биредә халыкның 95 проценты гражданлык бурычын үтәгән. Үрәзмәт сайлау участогында 90 процент тавыш биргән. Район үзгендә урнашкан сайлау участоклары арасында Вахитов сайлау участогында сайлаучылар актив. 12.00 сәгатькә аларның 85 проценты гражданлык бурычын үтәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев