Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Орхидея гөлен тәрбияләү

Орхидея гөле чәчәк атсын өчен ничек тәрбияләргә?

Күп кеше: «Орхидея (күке яше) гөле чәчәк атмый», – ди. Шау чәчәккә күмелгән гөлне кибеттән алып кайтасың яки бүләк итәләр дә, күпмедер вакыттан чәчәкләре төшә. Аннан соң чәчәк атудан баш тартып тик утыра инде.

- Орхидеяга чәчәк бөресе, яңа яфраклар чыгарырга лимонлы су бик ярдәм итә. Бер литр суга бер аш кашыгы әле генә сыгылган лимон суын салырга кирәк. Лимон булмаса, ярты бал кашыгы лимон кислотасы кулланырга була. Су сипкән кебек сибәбез. Гөл уянып, яшәреп китә. Лимонлы суны башка гөлләргә дә сибәргә мөмкин, диләр чәчәк үстерүчеләр.

Орхидеяның тамырлары кояшны ярата, шуңа күрә аны үтә күренмәле савытка утыртырга кирәк. Җирдәге тамырлары яшел икән, димәк, су җитәрлек. Тамырлар коңгыртрак төскә керә башлый икән – су сибәргә кирәк.

Наилә Сәлахова фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев