Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Кишер турында

Кишердән югары уңышны яхшы, тирән эшкәртелгән, комлы, органик матдәләргә бай туфракта үстереп алырга мөмкин. Тыгыз, начар эшкәртелгән, рәт аралары йомшартылмаган, сирәк чәчелгән һәм чи тиресне утыр­тыр алдыннан керткәнгә кишер тар­макланып, төрле формада гарип­ләнеп үсә.

Кишер тамырлары формасы буенча алты төргә бүленә: түгәрәк, овалсыман,  кисек конус, цилиндр, конус, орчыксыман.

Кишернең түбәндәге сортлары бар: Амагер, Валерия, Геранда, Шантенэ, Амстердамская, Берликумер, Нантская, Грелло, Каротель.

АМАГЕР (Флакер). Озын (18-22 см), юан (диаметры 4-5 см), йомры башлы яки азрак очлырак. Сортташлары: Amager, Flakke, Fl Форто, Fl Флакоро.

 ВАЛЕРИЯ. Тамыры озын (18-22 см), артык юан түгел (2,5-3 см), башына таба азрак очлаеп үсә. Валерия 5, St.Valery, Jmperator.

ШАНТЕНЭ. Уртача озынлыкта (12-15 см), юан (диаметры 4-6 см), очлы яки түгәрәк башлы. Шантенэ 2461, Royal Chantenay, Chantenay Lond Type, Шансон.

АМСТЕРДАМСКАЯ. Кыска, уртача озынлыкта (10-15 см), чагыштырмача нечкә (диаметры 2-2,5 см), йомры башлы, яфраклары бик җәелеп китми. Amster- damerTreid, Amsterdamska, Миникор.

ГЕРАНДА. Кыска (8-10 см), юан (диаметры 4-8 см), йомры яки очлы башлы. Геранда 1129, Oxheart or.Guerande, Sutton,s Early Gem.

БЕРЛИКУМЕР. Озын (20-25 см), диаметры 3-5 см, йомры яки очлы башлы. Лосиноостровская 13, НИИОХ 336, Леандр, Нюанс, Berlicum, Butter Carrot, Fl Каллисто, Fl Олимпиец.

НАНТСКАЯ. Уртача озынлыкта (12-15 см), уртача юанлыкта (диаметры 2,5-4,5 см), йомры яки аз гына очлы башлы. Нантская 4, Нантская 2, Нантская 14, Витаминная 6, Fl Топаз, ymproved Early, Nantes, Nantes Touchon Strain, Тушон.

ГРЕЛЛО. Тамырлары түгәрәк, диаметры һәм озынлыгы 3-4 см. Теплицада үстерелә һәм консервлау ечен кулланыла. Parisian Market, Rondo.

КАРОТЕЛЬ. Тамырлары озынча түгәрәк (озынлыгы 6-8 см, диаметры 4-7 см). Парижская каротель 443, Хибинская парниковая, Parmex.

Тамыразык никадәр озынрак булса, соңрак елгерүче сорт була, сахароза да анда күбрәк туплана. Тиз өлгерүчән сортлар озак сакланмый.

Амагер, Валерия сортташлары уңышны күп бирә һәм озак саклана. Амстер­дамская сортташларының яфраклары җәелеп үсмәгәнлектән, куерак чәчелсә дә мул уңыш бирә. Аларны уңышны иртә җыеп алыр ечен һәм балалар ашамлык­ларына кушар ечен үстерәләр.

Промышленностьта эшкәртүгә Нантская сортташларын тоталар. Ә чит илдә иртә продукция алу өчен Грелло һәм Каротель сортташларын үстерәләр, алар баллы, каротин күплеге һәм кыяфәтләре белән үзләренә тартып торалар.

Безнең зонада Нантская 4, Московская зимняя А-515, Супернант, Лосиноос­тровская 15, Витаминная 6, НИИОХ 336 һ.б. утыртырга мөмкин.

Наилә Сәлахова фотосы 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев