Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Кабакның файдасы

Кызгылт-сары төс анда бета-каротин антиоксиданты күп булуын раслый.

Кабак элек-электән һәр бакчада да үсә. Кызгылт-сары төс анда бета-каротин антиоксиданты күп булуын раслый. Кабакта В витаминының барлык төрләре дә, А, Е, С, К витаминнары, магний, кальций, марганец, тимер, цинк, фосфор, калий бар. Ул организмны токсиннар һәм шлаклардан чистарта, су-тоз балансын җайга сала, кан басымын төшерә, гемоглобинны күтәрә, иммунитетны ныгыта, ашкайнату эшчәнлеген яхшырта, йөрәк, кан тамырларына булыша. Кабак диетик яшелчә санала, тамакны туйдыра, әмма май тукымалары барлыкка килүгә киртә тудыра, организмда суны тоткарламый, клетчаткага бай булу сәбәпле, эчәклекне чистарта.

Табиблар шикәр диабеты, гипертония, атеросклероз, ашказаны-эчәк авырулары булганнарга, салкын тигән, иммунитетлары какшаган кешеләргә, менопауза чорына кереп баручы хатын-кызларга кабак ашарга киңәш итә. Кабак ир-атларның җенси көчен арттыра, хатын-кызларның репродуктив системасына уңай тәэсир итә. Кабакны 1 яше тулмаган балаларга да бирерге ярый.

Софья Солтанова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев