Имамнар җыелышы узды
Яңалыклар

Имамнар җыелышы узды

Көн тәртибенә районның имам-мөхтәсибен сайлау мәсьәләсе куелды.

Районның Җәмигъ мәчетендә имамнар җыелышы узды. Анда районның иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов та катнашты. Көн тәртибенә районның имам-мөхтәсибен сайлау мәсьәләсе куелды. Бертавыштан Расих хәзрәт Каюмов сайланды. Расих хәзрәт – районның аксакалар шурасы рәисе. Моңа кадәр ул Элемтә авылы мәчетенең имам-хатыйбы булып эшләгән иде.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев