Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Гөлләр игътибар сорый

Җәй көне урамдагы яшеллек, аллы-гөлле чәчәкләр күзләрне иркәләсә, кышын күңелне өйдә, эш урыннарында үсүче гөлләр сөендерә.

Кышын гөлләрнең күбесе ял итәргә ярата. Үсешен активлаштырмасын өчен, өстәмә тукландыруны бөтенләй туктату хәерле. Кайбер гөл үстерүчеләр кышын гөлләрне ара-тирә шикәр яисә глюкоза белән тукландыру яклы.

Даруханәләрдә сатылучы глюкозаны кулланган очракта ул 1 литр җылымса суда 1 бал кашыгы эретелә. Шикәр комын 1 литр суга 1 аш кашыгы салалар. Бу эретмәне кулланыр алдыннан 2 сәгать кала гөл туфрагын яхшылап дымландыру таләп ителә. 

Кышын су сибүне дә шактый киметәләр. Краннан алган суны ачык савытта бер тәүлек тондырып тору яхшы. Шулай иткәндә, андагы хлор очып бетәчәк. Тәҗрибәле гөл үстерүчеләр җәй көне – яңгыр суы, кыш айларында кар эретеп сибү яклы. 

Бүлмәдәге дымлылык та гөлләр өчен бик мөһим. Коры һавада алар яфракларын коючан. Ягулык сезоны кергәч, өй һавасында дымлылык аеруча нык кими. Иртә-кич җилләтү, идән юу, берничә урында җылыткыч торбалар өстенә су салынган савытлар кую, гөл яфракларын юеш чүпрәк белән сөртеп алу ысулы белән, тирә-ягына су бөркеп, бүлмәдәге дымлылыкны көйләргә була.

Гөлназ Җәлилова

Алсу Хисаметдинова фотосы.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының  2024 ел 19 гыйнвар санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев