Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Файдалы үләннәр турында

Бу үләннәр елга буйларында, болыннарда, урманнарда үсә.

Аптека ромашкасы фармацевтика фабрикаларына бик кирәк. Киптерелгән ромашка белән авызны чайкыйлар, аның төнәтмәсен тирләү, көзән җыерганны бетерү өчен эчәләр.

Чыклы үләннән төрле медицина препаратлары әзерлиләр. Аларның кайберләре бума ютәлгә каршы әйбәт дәва. Ул сулыш юллары ялкынсынуын, озакка сузылган гыжлауны  бетерүдә ярдәм итә. Халык медицинасында чыклы үлән суы белән сөялләрне бетерәләр. Кипкән үләнне салкын тигәндә кулланалар.

Ә менә ачы әремне элек-электән температураны төшерү, кан туктату, үт суын кудырту өчен һәм ашказаны авыртканда файдаланганнар. XI гасырда яшәгән мәшһүр табип Әбүгалисина да әремгә зур бәя биргән. Ул әремнең диңгездә йөзгәндә укшымас өчен файдалы булуын әйткән. Берьеллык әрекмән тамырлары сусыл, итле булып үсә. Аларны чи килеш тә ашарга мөмкин. Пешерсәң яки кыздырсаң, тагын дә әйбәтрәк. Әрекмәннән повидло ясарга, төче күмәч һәм ипи пешерергә мөмкин. Чәч коелганда яки начар үскәндә, башта кавык күп булганда әрекмән тамырлары саркындысы белән юарга ярый. Әрекмән саркындысын, маен, настойкасын күп төрле авыруларга каршы, тире, ревматизм, язва, кул-аяк буыннары сызлаганда кулланганнар. Авызның лайлалы тышчасы ялкынсынганда, әрекмән саркындысы белән чайкаганнар. Аны салкын тигәндә дә эчкәннәр.

Үләннәрне күләгәле, җилсез урында киптерегез. Дару ясаганда фармацевт белән киңәшергә дә онытмагыз.

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев