Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт дөньясында

Авыл җирлекләре ярышты

24 февраль көнне авыл җирлекләре арасында XXXIV кышкы спартакиада старт алды. Ярышлар ир-атлар арасында волейбол, кул көрәше һәм канат тарту буенча барды. Спартакиадада дүрт зонада 18 авыл җирлеге командасы көч сынашты.

– Ярышларда спортчылар җитезлектә генә көч сынашмый, команда рухын да күрсәтәләр. “Спартакиадада актив катнашабыз!” дип авылдашлар төркеменә хәбәр җибәрү белән барысы да кайтып җитте. Ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол, кул көрәше бик киеренке үтте. Командабызга көчлеләр тупланган. Бер егетебез аягын авырттыруга карамастан, канат тартуда үзеннән шактый өлеш кертте һәм без беренче урынны алдык,– ди Рус Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина.

Рус Шуган мәктәбе спортзалында Баланлы, Симәк, Мәлләтамак, Рус Шуган командалары очрашты. Армспорт ярышында Симәк авыл җирлеге башлыгы уен башында ук кулын авырттырып, беренче ярдәм алу өчен хастаханәгә озатылды. Армспорт читтән караганда бик мавыктыргыч булса да, күңелсез мизгелләре дә булгалый. 

Лилия Шәймиева фотолары

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 1 март санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев