Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Пенсия артамы?

– Газетадан 80 яше тулган пенсионерларның пенсиясенә 7,5 мең сум акча өстәлә дип укыган идем. Элек 80 яше тулганнарга ай саен 6 мең өстәп түләнгән. Кайбер пенсионерлар: “1500 сум акча өстәлде”, – дип әйтә. Бу дөресме?

– Газетадан 80 яше тулган пенсионерларның пенсиясенә 7,5 мең сум акча өстәлә дип укыган идем. Элек 80 яше тулганнарга ай саен 6 мең өстәп түләнгән. Кайбер пенсионерлар: “1500 сум акча өстәлде”, – дип әйтә. Бу дөресме?

Зариф Гарифуллин. Тат. Шуран авылы.

Әлеге сорауга Россия социаль фондының Мөслим районында клиентлар белән эшләү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева җавап бирә:

– 80 яшь тулган көннән пенсиянең фиксацияләнгән түләү өлеше ике мәртәбә арта. 2023 елда ул 7567 сум 33 тиен иде. Әлеге түләү бер мәртәбә генә өстәлә һәм пенсионерлар ай саен шушы суммада пенсия ала башлый. 2024нче елның 1 гыйнварыннан пенсиянең иминият өлешенә 7,5 процент индексация ясалды. Бүгенге көндә ул 8134 сум 88 тиен тәшкил итә. Төрле кешенең пенсиясе төрле күләмдә булу сәбәпле, сумма да төрлечә килеп чыга.

Мисал өчен, пенсионер 18 мең сум пенсия ала икән, гыйнвар аенда аңа 80 яшь тулса, пенсиясенә 8134,88 сум акча өстәлә. Димәк, бу кешенең айлык пенсиясе 26 мең 134 сум 88 тиен тәшкил итәчәк.

Римма Афзалова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев