Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Нәрсәләр һәм кайдан белә алабыз?

– Җитештерүчедән (башкаручыдан, сатучыдан) товарлар (эшләр, хезмәтләр) турында нинди мәгълүмат алып була? У.Габитов. Мөслим.

Газета укучыбызның соравына ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама террито­риаль бүлеге өлкән белгече Алена Виногра­дова җавап бирә:

– Товарлар (эшләр, хезмәтләр) турында мәҗбүри булган мәгълүматларга түбәндәгеләр керә: техрегламент исеме; товарларның (эшләр, хезмәтләрнең) төп куллану үзенчәлекләре ту­рындагы мәгълүмат; сумнарда күрсәтелгән бәя һәм сатып алу шартлары; билгеләнгән булса, гарантия вакыты; товарларны (эшләр, хезмәтләрне) нәтиҗәле һәм имин файдала­ну кагыйдәләре һәм шартлары; товарларның (эшләрнең) хезмәт итү һәм яраклылык ва­кыты; җитештерүченең (башкаручының, сатучының), вәкаләтле оешманың яисә вәкаләтле ШЭ, импортлаучының фирма исе­ме; товарларның (эшләрнең, хезмәтләрнең) куркынычсызлык таләпләренә тәңгәллеген мәҗбүри раслау турындагы мәгълүмат; товар­ларны сату (эшләрне башкару, хезмәт күрсәтү) кагыйдәләре турында мәгълүмат; эшне баш­карачак (хезмәт күрсәтәчәк) затны конкрет күрсәтү һәм аның турында мәгълүмат (эш, хезмәт характерына карап, бу мөһим булса) һәм башка мәгълүматлар. Җитештерүчедән (башкаручыдан, сатучыдан) товарлар (эшләр, хезмәтләр) турында нинди мәгълүмат алып бу­луы хакында “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы 2300-I санлы Федераль законның 10 маддә 2 пунктында тәфсилләп әйтелгән.

Фото - "Татар-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев