Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Юллар чистартыламы?

Мөслим авылының Бишьеллык урамында яшәүчеләрдән дә шундый ук сорау керде. “Пятилетка урамын соң чистарталар. Элек эшкә барганда юллар чистартылган була иде. Шунысы да бар: юлларны тулысынча, киң итеп ачмыйлар.

Әлеге мәсьәләгә “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” оешмасы җитәкчесе Марат Шәймөхәммәтов ачыклык кертте.

– Юлларны кар явып туктауга чистарта башлыйбыз. Кар эттерү төнлә дә, иртән яисә көндез дә булырга мөмкин. Кар явып торганда юл чистарту мөмкин түгел. Бишьеллык урамына килгәндә, берничә көн карлы һәм җилле һава торышы булуга карамастан, урам юлы чистартыла, кар көртләре юк. Кар чистартучы техника юлны эттергәннән соң, шәхси йортларда яшәүчеләр капка төпләрендәге карны юлга чыгармасыннар иде. Бөтен урамга да берьюлы грейдер чыгару мөмкин түгел, шуңа кайбер урамнарны “Беларусь” тракторы белән чистартабыз. Урам юлы тарая башлый икән, киң итеп ачу өчен грейдер кертәбез, – диде Марат Шәймөхәммәтов.

Фото -  “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” оешмасы архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев