Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Ураза тотарга әзерләнәбез

Ураза ул – ай дәвамында ризыктан гына тыелу түгел, ямьсез уйлардан, гайбәтләрдән, начар гамәлләрдән дә ерак торырга кирәк.

Изге Рамазан ае башланырга санаулы көннәр калып килә. Бу айда ураза тоту тәнне һәм җанны пакьләндерә. Уразага да физик һәм рухи яктан әзерләнергә кирәк. 

Рамазан – организмны сынау ае. Таң атканнан кояш батканга кадәр ашамыйча тору уразаны озак еллар тоткан кешегә дә авыр. Беренче тапкыр уразага керергә җыенучыларга сәламәтлегенә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Хроник авырулар булган очракта табиб белән киңәшләшергә һәм сәламәтлекне ныгытырга тәкъдим ителә. Тешләрне дә табибка күрсәтеп, Рамазан башланганчы яматырга киңәш ителә.

– Организмны уразага ике-өч атна алдан әзерли башларга кирәк. Дөрес туклану режимын сайлагыз.

Күп итеп су эчегез. Фәнни чыганакларда кешегә көненә 2 литр су эчәргә кушыла, әмма һәркемнең организмы үзенчәлекле. Суны булдыра алган кадәр эчәргә киңәш ителә, – ди табибә Айгөл Нассер.

Ураза ул – ай дәвамында ризыктан гына тыелу түгел, ямьсез уйлардан, гайбәтләрдән, начар гамәлләрдән дә ерак торырга кирәк. Күңел белән ният кылып, Рамазан аеның изгелегенә ышанып ураза тотарга насыйп булсын!

Фото - Мөслим-нформ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев