Табиблар кисәтә: үз-үзеңне дәвалау куркыныч
Сәламәтлек

Табиблар кисәтә: үз-үзеңне дәвалау куркыныч

Тотрыксыз һава торышы аркасында узган атнада ашыгыч ярдәм бүлегенә мөрәҗәгатьләр саны ике тапкырга диярлек арткан

Узган атнада, җәрәхәтләнеп, хроник авырулар кискенләшеп, ашыгыч ярдәм бүлегенә мөрәҗәгать итүчеләр саны арткан.

“Өч көн эчендә бүлеккә 100гә якын мөрәҗәгать килде. Өлкәннәрдә йөрәк-кан тамырлары авырулары кискенләшсә, яшүсмерләрне күпчелек көнкүрештә җәрәхәтләнү сәбәпле алып киләләр. Сабыйлар арасында кинәт температура күтәрелү күзәтелә. Бу тотрыксыз һава торышына бәйле. Авырулар үз-үзләрен дәвалау белән шөгыльләнмәсеннәр, ә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итсеннәр иде”, – дип кисәтә район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлеге өлкән фельдшеры Гөлфирә Сабирова.

Фото: Татар-информ

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев