Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Авырулардан сакланыйк

Кайбер өлкәләрдә тридемия – грипп, ОРВИ һәм Ковид вирусларының киң таралуы күзәтелә.

Кышкы чорга аяк басуга кискен респиратор вируслы инфекция (ОРВИ), грипп тарала башлый. Соңгы 3-4 елда бу исемлеккә коронавирус та өстәлде. Районда әлеге авырулар эпидемия дәрәҗәсенә үк җитмәсә дә, хәлне катлауландырырга мөмкин.

Кискен респиратор вируслы инфекция вакытында температура артык югары күтәрелми. ОРВИ томау, тамак төбе авырту белән үзенчәлекле. Грипп белән авырганда температура кинәт югары күтәрелергә мөмкин. Гриппның төп билгеләре – тән сызлау, баш һәм буыннарда көчле авырту.  Коронавирус вакытында да шул ук симптомнар күзәтелә, ләкин, грипптан аермалы буларак, алар көннән-көн көчәя бара. 

– 2023 елда районда вируслы инфекция белән авыруның 1709 очрагы теркәлде, 63 кешедә ковид авыруы ачыкланды. Алты кеше үпкә ялкынсынуы белән хастаханәдә дәваланды, үлем очраклары теркәлмәде. “Ковид” һәм “Пневмония” диагнозы куелган авырулар Яр Чаллы инфекция хастаханәсенә озатылды, – ди район хастаханәсенең йогышлы авырулар табибы Рәшит Вагыйзов.

Наилә Сәлахова

Фото – "Татар-информ" архивыннан.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының  2024 ел 19 гыйнвар санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев